Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида чираттагы җыен узды (фотолар)

Шәһәрдә икенче атна инде халык җыеннары бара. Аның чираттагысы 10нчы мәктәптә шул микрорайонда яшәүче халык өчен үтте. Шәһәрнең әлеге районында яшәүчеләр 6 нчы ТОССка карый, аларга "Наш дом" җәмгыяте коммуналь хезмәт күрсәтә. Үткән ел нәтиҗәләре белән ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова, "Наш дом" директоры Татьяна Вердян чыгыш ясадылар. Алар билгеләп...

Шәһәрдә икенче атна инде халык җыеннары бара. Аның чираттагысы 10нчы мәктәптә шул микрорайонда яшәүче халык өчен үтте.
Шәһәрнең әлеге районында яшәүчеләр 6 нчы ТОССка карый, аларга "Наш дом" җәмгыяте коммуналь хезмәт күрсәтә. Үткән ел нәтиҗәләре белән ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова, "Наш дом" директоры Татьяна Вердян чыгыш ясадылар. Алар билгеләп үткәнчә, үткән елгы җыенда халык тарафыннан бирелгән сорауларның күпчелеге хәл ителгән. Моңардан тыш, ел дәвамында ТОС идарәсенә 67 сорау килеп ирешкән булган, аларның алтмышы каралган. Элегрәк җыеннарында халыктан сораулар шактый булган, хәзер сизелерлек кимеде, диделәр. Тик бер дә юк түгел. Мәсәлән, Гафиятуллин урамы, 9 нчы йортта яшәүче Нина Алексеева:
- Фатирда бик эссе, хәтта тәрәзәләрне ачып торырга туры килә. Өйдә һава температурасы +28 градуска кадәр җитә. Кыш җылы хәзер, нигә шулай каты итеп ягалар икән? - дип сорады.
Ягулык өчен тарифларның төрлечә килүеннән һәм һәрвакыт артуыннан да зарланып алды ул. Шулай ук үзләренең йортында урнашкан кибетләр өчен без түләмибез микән, дигән шиген дә белдерде. Аның сорауларын язып алдылар. Әлеге мәсьәләгә якын арада ачыклык кертергә тырышабыз, дип ышандырды "Наш дом" директоры Татьяна Анатольевна.
Участок полиция уполномоченные Румия Сәлахова халыкка мошенниклар тарафыннан алданмас өчен киңәшләр бирде һәм уяу булырга өндәде.
Җыенны йомгаклап, район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов башкарылган эшләр, дәүләт программаларында катнашу, промышленность һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Ахырдан бүләкләү тантанасы булды. ТОС үткәргән чараларда актив катнашкан Ольга Самойловага район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.
-Ольга Васильевна - үзе яшәгән йорт өчен бик җаваплы һәм тырыш кеше. Ул тәртипне карап тора, һәр елны җәен ишегалдына чәчәкләр утырта, аларны карап үстерә, - дип билгеләп үттеләр.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев