Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе һәм призерлары билгеле

18 гыйнвардан 20сенә кадәр “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы 2нче мәктәп базасында узды.


Бу хакта Мәгариф идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Конкурс ике номинация буенча үтте – “Ел укытучысы” (эш стажы 5 елдан күбрәк) һәм “Педагогик дебют” (эш стажы 3 елга кадәр). Беренче номинациядә – 13, икенчесендә 19 укытучы катнашты.

Бәйгедә 1,2,3,4,6,7,8,10,14нче мәктәпләр, 11нче гимназия, 12нче лицей һәм Зеленая Роща, Урмышлы, Зәй-Каратай, Иске Писмән, Түбән Чыршылы, Подлесный, Ивановка, Иске Иштирәк укытучылары үзләрен сынап карады.

Конкурс барышында педагоглар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр.

Муниципаль этапта беренче урынны 12нче лицейдан Ирина Клещевникова, икенче урынны 10нчы мәктәптән Ленар Халиковалды, өченчедә 2нче мәктәптән Гөлнур Хөсәенова.

Шулай ук төрле номинацияләрдә укытучылар билгеләнде. Аларны тулырак монда карый аласыз.

Фотолар: https://edu.tatar.ru/l-gorsk/page392707.htm/read-news/2813882

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев