Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүче, эшсез гражданнар өчен, шулай ук пенсия алды яшендәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.


Ярминкә 23 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә  була.
Ярминкәдә Лениногорск муниципаль районының предприятиеләре-оешмалары, шулай ук “Татбурнефть” “Идарәче компания” җәмгыяте катнашачак.

Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшә алачак, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алырлар (эш графигы һәм төре, квалификация таләпләре, хезмәткә түләү системасы һ.б.).

Вакансияләр ярминкәсе Гагарин урамы, 51нче йортта, икенче катта узачак.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85595)5-24-77, 5-58-99, 5-58-94.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев