Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эш визиты белән Татарстан Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булып китте (+ФОТОЛАР)

Эш сәфәре барышында Гагарин урамы, 33нче йорт ишегалдында узган Ишегалды бәйрәмендә катншаты.

Рөстәм Нигъмәтуллин   район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә Гагарин урамы, 33нче йорт,  Добролюбов урамы, 27нче йортларны, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын карадылар.

Лениногорск районында 2020 елдан бирле «Безнең ишегалды» Президент программасы тормышка ашырыла,  5 ел дәвамында  199 ишегалды төзекләндереләчәк.

Биредә Ишегалды бәйрәме узды. Актив яшәүчеләрне бүләкләделәр. Шулай ук ишегалдын төзекләндерүдә катнашучыларны да бүләкләделәр.

Рөстәм Нигъмәтуллин Балалар сәнгать мәктәбендә булды. Биредә узган ел капиталь ремонт үткәрелде.

Соңыннан Татарстан Премьер-министр урынбасары мэриядә узган КЧС утырышында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев