Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Фәрит Мөхәммәтшин 1нче спорт мәктәбен ачуда катнашты (ФОТОЛАР)

Бүген Лениногорскига Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән килде.

 


Эш визитын шәһәрдәге 1нче спорт балалар-яшүсмерләр мәктәбен капиталь ремонттан соң  ачу тантанасында катнашты. Әлеге спорт мәктәбе республика программасы нигезендә капиталь ремонтланды. Мәктәпне танырлык та түгел. Заллар матураеп киткән. Яктылык та бик әйбәт.

Фәрит Мөхәммәтшинны район башлыгы Рәгать Хөсәенов озат йөрде. Залларны карап чыккач, җиңел атлетика, акробатика белән шөгыльләнүче яшүсмерләр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Лениногорск элек-электән спорт өлкәсендә уңышлар яулавы белән мәгълүм.

-    Беренчеләрдән булып трамплиннар төзеп куйдыгыз, Боз сарае салып, “Нефтяник” командасы белән танылдыгыз. Киләчәктә матур эшләрегезне дәвам итегез, уңышлар сезгә, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул шулай ук лениногорскилыларга бүләкләр тапшыруда катнашты.

Аннан Фәрит Мөхәммәтшин Иске Шөгердә авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашуда катнашты.

 

Розалия Мостафина
Тулырак “Заман сулышы” газетында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев