Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр (ФОТОЛАР)

Бүген Туган тел һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 132 ел тулган көн. Шул уңайдан,  республикада һәм шул исәптән Лениногорскида тантаналы чара узды. 

Бәйрәмнең төп чарасы  Мәдәният сараенда үтте. 
 Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге шәһәребезнең танылган  “Айсылу” балалар театры  егет-кызлары сәнгатьле итеп  Габдулла Тукайның “Су анасы”н, “Күбәләген” сөйләде. Барыбызга таныш булган  “Шүрәлене” дә сәхнәләштергәннәр иде.
-    Габдулла Тукай иҗаты үлемсез. Ул татар халкының горурлыгы. Үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез  аның исеменнән аергысыз. Без аның иҗаты алдында баш иябез, - диде чарада катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова.
“Чишмә” иҗат берләшмәсе вәкиләре: Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова, Рузидә Дәүтова, Әлфия Сөләйманова  бөек шәхесебезгә багышлап иҗат иткән  шигырьләрен укыды. 
 “Милләтемнең кояшы син, и моңлы,  нурлы Тукай...” муниципаль нәфис сүз бәйгесе җиңүчеләренә Мактау грамоталары,  сертификатлар тапшырдылар. 
Соңыннан Тукай һәйкәле янына чәчәкләр куелды. 


Зилә Мөдәррисова

автор фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев