Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида гражданнарны кабул итү атналыгы дәвам итә

Әлеге атналык кысаларында халыкны депутат Гөлфирә Рафикова кабул итте.

Бу көнне шәхси сораулар белән 11нче ТОСС микрорайонында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

Сораулар төрлеләрдән иде. Мәсәлән, Шашин урамында яшәүче Фәридә Садриева өй кырыенда юлны киңәйтеп, машиналар кую өчен урын булдыруны сорый, шулай ук аны ишек алдында булган ишелеп баручы люк та борчый. Күп бала анасы Ирина Буслаева яшәү шартларын яхшырту, ягъни фатир мәсьәләсе белән килгән иде.

Барлык сораулар да контрольга алынды. Уңай хәл ителер дип ышанабыз.

Текст һәм фото: Лиана Габидулина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев