Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр (Фотолар)

Бу бәйрәм барлыкка килүгә нәкъ җиде ел. Ил күләмендә 21 апрельдә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Лениногорск районының муниципалитет, җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы быел алданрак оештырылды. Ягъни, лениногорскилылар һөнәри бәйрәмнәрен кичә Мәдәният Сараенда билгеләп үттеләр.

Җирле үзидарә хезмәткәрләре халык белән турыдан-туры элемтәдә торучылардан. Авыл җирлеге булсынмы яисә шәһәрдәге территориаль иҗтимагый Советлармы, хакимиятме – халык проблемалары белән иң беренчеләрдән булып аларга мөрәҗәгать итә. Мәсьәлә-сорауларның ни дәрәҗәдә чишелүе, әлбәттә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, тәҗрибәсенә һәм эшләренә никадәр җаваплылык тоеп башкаруларына карый. Билгеле, хезмәт җиңелләрдән түгел. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үтте. 

- Бүгенге бәйрәм көнендә районыбыз җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, авыр һәм мактаулы эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт, ә район халкына уртак йортыбызның чын хуҗалары булуларын телим!- диде ул.

Рәхмәт сүзләре ветераннарга да, төбәктәге федераль структура җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләр адресына да яңгырады.  Хезмәт алдынгыларына  республика һәм муниципалитетның  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм чарасы эчтәлекле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ә иң көтелмәгән һәм күңелле бүләк булып, тамашачы өчен «Агыйдел”  дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ялкынлы чыгышы булды. 

Зилә Мөдәррисова текты һәм фотолары

 

 

 

 

  Текст һәм фотолар автрпы Зилә Мөдәррисова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев