Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида капиталь ремонттан соң спортзал ачылды

Шимбә көнне шәһәрдә Шашин урамы, 20нче йорт адресы буенча урнашкан спортзал капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Биредә бадминтон үзәге урнашкан.



Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин, предприятие җитәкчеләре, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, бадминтон белән шөгыльләнүче спортчы кыз һәм малайлар килде.

Бу бинадагы спортзал бик начар хәлдә иде. Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән. Барысы да заманча. Сопртзалга килеп кергәч, мәгълүмат алу өчен ресепшн урнаштырылган. Спортзалдагы уенчыларны телевизор экраныннан карап торырга мөмкин. Баласын түгәрәккә китерүче әти-әни улының яки кызының ничек уйнавын шуннан гына да карап тора ала. Спортзалны ремонтлау буенча “Татнефть” җәмгыяте бу юнәлештә күп өлеш керткәнен билгеләп үттеләр ачылу тантанасында. Биредә бадминтоннан тыш, КУДО һәм волейбол секцияләре дә эшләячәк.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, истәлекле елда спортзалның ишекләрен ачуы аның әһәмияте зур икәнен күрсәтә, лениногорскилыларга спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер уңайлы, заманча бина булды, диде.

ТР бадминтон федерациясе Юрий Чаплыгин Рәгать Хөсәеновка бадминтон үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Бу көнне ремонтка өлеш керткән предприятие-оешма җитәкчеләренә дә Рәхмәт хаты бирелде.

Спортзалда район башлыгы Кубогына мәктәп укучылары арасында чемпионат үтте. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Җиңүчеләр грамота һәм медальләр алды.
 

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев