Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ковид белән хәл киеренке

Пандемия башланганнан бирле 300дән артык лениногорскилыда коронавирус инфекциясе ачыкланган.

Лениногорск провизор госпиталендә 60тан артык пациент вируслы пневмония белән ята, алар арасында ковид белән чирләүчеләр дә бар.

Үзәк район хастаханәсендә әйтүләренчә,  соңгы вакытта коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату темплары да  кимегән.

Әгәр элек COVID-19 инфекциясе безгә читтән кергән булса, хәзер исә вирус үзебезнең  мохиттә әйләнә. Моннан тыш, җәйге яллардан, көньяктан ияртеп кайтучылар да бар.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, коронавирус инфекциясеннән саклануның бердәнбер юлы - прививка ясату.

Бүгенге көнгә Лениногорскида 19 меңнән артык  кеше прививка ясаткан.  Нигәдер лениногорскилылар әле һаман прививка ясатуны кирәк дип тапмый. Югыйсә авыручылар һәм үлүчеләр - башлыча вакцина ясатмаучы категория.

Шулай ук битлек режимы һәм индивидуаль сак чаралары турында да онытмаска кирәк.

"Госпитальгә  яшь һәм өлкән яшьтәге кешеләр эләгә. Бөтен гаиләләре белән ятучылар да бар.  Әмма аеруча өлкән яшьтәгеләр  авыр кичерәләр бу авыруны. Без - табиблар бөтен кешегә вакцинация ясарга киңәш итәбез", - ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе  баш табибы.
 Поликлиника, приемный покой, ашыгыч ярдәм белгечләре тагын көчәйтелгән режимда эшли.

Вакцинация ясату буенча 5-05-15, 9-09-50 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

фото: ГАУЗ "Лениногорская ЦРБ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев