Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида пневмония белән авыручылар өчен өстәмә яңа блок эшли

Медик-санитар бүлектә вируслы пневмония белән авыручылар өчен яңа блок ачылды.

 

Лениногорскида яңа коронавирус инфекциясе, хастаханәдән тыш пневмония, кискен респиратор инфекцияләрнең авыр формалары белән авыручыларны дәвалау өчен өстәмә урыннар булдырды. Бу хакта Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров сөйләде.

Баш табиб сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе һәм кискен респиратор авырулар белән бәйле хәл кисен булып кала, ләкин ул контрольдә тотыла. Кискен вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны узган елның шушы ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда  берникадәр арткан, ләкин  бу ситуация контроль астында, Лениногорскиның медицина учреждениеләре хезмәткәрләре куелган бурычларны үтәп киләләр.

-    Кискен респиратор авыруга каршы көрәшүче табиблар белән проблемалар юк түгел, бу аеруча да участок терапевтларына һәм гомуми практика табибларына кагыла. Аларның кайберсе үзләре салкын тидерә, кайберләре провизор госпитальдә эшли, шуңа күрә хастаханәләрдә авыруларны кабул итү буенча кайбер проблемалар бар, – дип сөйләде Рим Әмиров.

Медик-санитар бүлектә ачылган яңа блок бу хәлне бераз җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Татарстан Сәламәтлек министрлыгы һәм Лениногорск җитәкчелеге белән берлектә кабул ителгән карарлар кысаларында шәһәрдә кискен респиратор инфекция белән авыручыларга тикшерүләр үткәрү, дәвалау процедуралары күрсәтү өчен урыннар җиһазландырылган. Шунда ук кислород нокталары эшли. Атна башында биредә дәвалану өчен 26 кеше госпитализацияләнгән иде.

“Өстәмә урыннар хастананәдән тыш пневмония һәм кискен респиратор инфекция белән авыручыларны дәвалауда бик нык ярдәм итә. Яңа урыннар  төп провизор госпитальнең эшен шактый җиңеләйтә”, - дип ассызыклады баш табиб.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев