Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида шәхси секторда яшәүчеләр бәрәңге сабагын чүп контейнерына ташлый

Көз башлану белән районда каты көнкүреш калдыкларын чыгару кыенлашты.


Сәбәбе - контейнер мәйданчыклары һәм юл кырыйлары бәрәңге сабагы һәм авыл хуҗалыгының башка калдыклары белән ташып тула.

Чүп ташучы машиналарны йөртүчеләр көн саен шәхси секторларда каты көнкүреш калдыклары җыю кагыйдәләре бозылу очракларын сурәтләгән фотолар белән уртаклашалар.

-    Бәрәңге сабагын һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең башка калдыкларын гадәти чүп-чар белән бергә ташлау тыела. Алар каты коммуналь калдыкларга карамый һәм аларны алып китү төбәк операторының коммуналь хезмәт бәясенә кертелмәгән, - ди “Гринта” җәмгыяте төбәк операторының  кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев.

Төбәк операторы вәкиле сүзләренчә, бәрәңге сабагы аркасында башка кешеләр үзләренең гади чүп пакетын контейнерга ташлый алмыйлар. Бер генә бакчачы үсемлек калдыкларын контейнерга чамасыз күп ташласа да, ул ташып чыга.

Әйтергә кирәк, каты көнкүреш калдыкларны җыю кагыйдәләрен бозу чүп-чар ташучыларның эш графигында да чагыла. Аларга өстәмә рейслар ясарга туры килә һәм торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты да сизелерлек арта.

Бәрәңге сабакларын бакчада җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары  тирәсендәге  туфракны тукландыру өчен  мүлчә итеп салырга  мөмкин, әмма моны аларның яфракларында төрле таплар булмаган очракта гына  эшләргә ярый.  Шулай ук аларны компост базына салырга йә,  ашлама буларак,  түтәлләрдә яки бакчада калдырырга да ярый. Алар киләсе елга җир белән бергә казылачак.

Каты көнкүреш калдыкларына нәрсә керә?
-    Азык-төлек калдыклары
-    Тара һәм төргәкләр
-    Пакетлар һәм башка пластик
-    Киемнәр, аяк киемнәре

 

Каты-көнкүреш калдыкларына керми:
-    Составында нефть булган калдыклар (буяулар, эшкәртелгән майлар, эреткечләр, ут кабызгычлар)
-    Составында терекөмеш булган лампалар
-    Батарея һәм аккумуляторлар
-    Автомобиль шиналары
-    Агач кискәннән калган калдыклар
-    Төзелеш калдыклары
-    Медицина калдыклары
-    Бәрәңге сабагы яки сабакъяфрак һәм авыл хуҗалыгы калдыклары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X