Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида шәһәр полициясенең гарнизон разводы үтте

Үзәк мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлекчәсенеж чираттагы гарнизон разводы узды.

Гарнизон разводында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айбулат Юнысов, ирекле халык дружинасы, «ФОРПОСТ» яшьләр оешмасы активистлары, шулай ук шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчелеге тәртип сакчыларының хезмәт итүгә әзерлеген бәяләде.

Җәмәгать тәртибен саклауга ярдәм итүче полиция хезмәткәрләре оператив хәл торышы турында хәбәр иттеләр, эзләнүче җинаятьчеләрнең һәм хәбәрсез югалган затларның ориентирлары белән таныштылар.

Чара барышында шулай ук бүләкләү тантанасы да узды. Җәмәгать тәртибен саклауда һәм хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан өчен Лениногорск муниципаль районы Башлыгы һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге исеменнән ирекле халык дружинасы җитәкчесе һәм активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев