Заман сулышы

Лениногорскида сигезенче пар игезәкләр туды

Бүген Лениногорск ЗАГС бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде. Ел башыннан бу 8нче пар игезәкләр. Игезәк балалар туу - бик сирәк була торган вакыйга. Рамил һәм Лилия Гарифуллиннар гаиләсендә икеләтә бәхет. Аларның ике кыз балалары - Эмилия һәм Амалия дөньяга килгән. Бу зур бәхет. Чын күңелдән Рамил белән Лилия гаиләсенә...

Бүген Лениногорск ЗАГС бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде. Ел башыннан бу 8нче пар игезәкләр.

Игезәк балалар туу - бик сирәк була торган вакыйга. Рамил һәм Лилия Гарифуллиннар гаиләсендә икеләтә бәхет. Аларның ике кыз балалары - Эмилия һәм Амалия дөньяга килгән. Бу зур бәхет.

Чын күңелдән Рамил белән Лилия гаиләсенә тыныч тормыш һәм балалары һәрвакыт куандырып кына торуын телибез.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: