Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида СПК-2 бәйрәме үтте (ФОТОлар)

Урам театры тамашалары, иллюзионистлар чыгышы, халык күңел ачулары, республика Һәм Россия артистлары чыгышы – боларның барысы да “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексы бәйрәмендә күрергә була иде. Ул көн бик шатлыклы, озак истә калачак мизгелләр бүләк итте. Менә бу ичмасам бәйрәм, дигән сүзләрне ишетергә туры килде.

2нче социаль-педагогоик комплекс бәйрәмен көтеп алалар. Әнә бәйрәм башланырга шактый вакыт булса да, Нефть монументы янына халык күпләп җыела башлады. Лениногорскилы Эльвира Акимова кызы Аэлита белән бергә килгәннәр. “Без карап йөрибез, бар җирдә гөр килеп тора, шахмат уйнаучылар да уенга керешкән. Күңелле булырга охшаган”, - ди ул.

Ел буе тырышып укыган, хезмәт итүчеләр СПК-2  эшчәнлегенә нәтиҗә ясау өчен Нефть монументы янына җыелдылар. Олы буынга утырып карар өчен урыннар куелган, алар шунда урын алды, бүләкләнүчеләр бераз дулкынлану хисләре кичерә.

Бүләкләнүчеләрдән сәхнә бушап тормады. Уңышка ирешкән спортчылар, укучыларга премияләр тапшырылды, аларның барысы өчен дә шатлыклы күренеш иде.

Розалия Мостафина

фото: Сергей Трусов

Язманың дәвамын "Заман сулышы"ның 31 май санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев