Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Татарча диктант" ничек узачак?

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе шимбә, 26 сентябрьдә узачак. Быелгы диктантның үзенчәлеге: аны онлайн да язып булачак.


 Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Яшь, милләт, җенес, дин, һөнәр, гаилә хәле һәм кызыксынулар буенча акциядә катнашу өчен чикләр юк.

Безнең шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучылар шимбә көнне 11.00 сәгатьтә язачак.

-    Бары Яңа Сережкино мәктәбе  һәм районның башлангыч мәктәпләреннән кала, 31 мәктәп акциягә кушылачак, - дип сөйли “Татарча диктант” акциясе кураторы Римма Фатыйхова. – Әти-әниләр дә һәм гомумән барлык теләүчеләр дә язып карый ала. Алар өчен мәктәптә дәресләр тәмамлангач оештырыла. Һәр мәктәптә үзенең оештыручысы бар. Татарча диктант язарга килгән һәркем кертеләчәк, оештыручыларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлбәттә, саклану чаралары турында онытмыйбыз. Маскадан килергә кирәк, - ди Римма ханым.

“Татарча диктант” акциясен шулай ук “Ихлас” мәчетендә 11.00 сәгатьтә язып булачак.

Моннан тыш Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, мәдәният учреждениеләре язарга планлаштыралар.

Быелгы санитар-эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, диктантны онлайн да язып булачак. Бу очракта өйдә ТНВ-Татарстан яки ТНВ-Планета телеканаллары һәм https://www.diktant.tatar/ сайтыннан карап булачак. Беренче текст Татарстандагылар өчен укыла.

Алдан www.diktant.tatar сайтында бланкны распечатка ясап алырга кирәк.
Диктантны язып бетергәч, экранда ватсап номеры һәм почта адресы (tatarchadiktant@gmail.com) чыга, аннары эшне фотога төшереп шунда җибәрәсе була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X