Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстанның территориаль җәмәгатьчелек үзидарә вәкилләре делегациясе конференциядә булдылар

Лениногорскига Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән территориаль җәмәгать үзидарә вәкилләре делегациясе килде, ТОСлар эшчәнлегенең мөһим сораулары буенча республика конференциясендә катнашучылар 400ләп кеше иде, алар тәҗрибә уртаклашты.


Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әлеге конференция эшендә катнашты.

Конференция алдыннан ТОС вәкилләре Лениногорск территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре эшләре белән таныштылар,  шәһәр микрорайоннарында, ишегалларында булдылар.  ТОСлар үткәрә торган чараларны күрделәр. Лениногорскиның  “Нефтьче”  микрорайонында традицион Ишегалды бәйрәмнәренең ничек үткәнен күрделәр. Бәйрәм Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулуга багышланды. Нефть музее да катнашучыларга бик ошады, монда нефть тарихы белән таныштылар. “Юбилейный” паркында  «Минем яраткан шәһәрем» иҗади фестивальне карадылар. Шулай ук монда үзмәшгульләр ярминкәсендә төрле эшләнмәләр, тәм-томнар күргәзмәсендә булдылар. 

Аннары тәҗрибә алмашу Мәдәният сараенда конференциянең пленар өлешендә дәвам ителде. Биредә катнашучыларны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сәламләде. 
Әгъзам  Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча бүгенге республика конференциясен үткәрү - алдагы елларның практикасын дәвам итү.  

“Лениногорск бай һәм данлы тарихлы шәһәр, җитештерү һәм социаль үсеш өлкәсендәге казанышлар гармонияле рәвештә баручы һәм үсештә булган шәһәр. Без бүген халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда территориаль җәмәгатьчелек  үзидарәләренең роле зур булуына инандык”,  - диде ул.

Форум барышында катнашучылар ТОС рәисләренең республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән турыдан-туры диалог өчен шартларны яхшырту мәсьәләләрен тикшерделәр, ТОС эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрне билгеләделәр, эш формаларын һәм ысулларын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне карадылар.

Республикада территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләрнең эшчәнлеге шәһәр һәм поселокларда яшәүчеләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының нәтиҗәле механизмына әверелде. ТОСлар халыкны муниципаль дәрәҗәдәге иҗтимагый хакимият белән бәйләүче звено булып тора, дигән фикерләр яңгырады конференциядә.

Бүген Татарстанда 459  ТОС эшли,  ә 2000нче елда аларның саны 66 гына иде. 2015 елдан бирле «Елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» конкурсы үткәрелә.  

“Конкурс нигезендә республиканың иң яхшы ТОСларына 120 грант тапшырыла. Агымдагы елдан башлап грантлар күләме 73 миллион сумга кадәр арттырылды. 2017-2023 елларда ТОСның барлык җитәкчеләре һәм белгечләре (660 кеше) дәүләт һәм муниципаль идарә итүнең югары мәктәбендә белем алды.  Быел гына да 200 ТОС вәкилләре үз квалификацияләрен күтәрде. Без республикабыз Рәисенә – Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә ТОСлар хәрәкәтенә ярдәм итү буенча рәхмәтле”, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: “Лениногорскида 13 территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе эшли. Шәһәрнең барлык халкының 90 проценттан артыгы территориаль иҗтимагый үзидарәләр составына керә”, - диде.

Үз эш тәҗрибәләре белән Яр Чаллы шәһәреннән Автозавод районы администрациясе башлыгы  Венер Харисов, Түбән Камадан ТОС рәисе Илюзә Шарафутдинова уртаклашты.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. ТОСның актив рәисләрен Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләделәр.  Лениногорскиның 6 нчы ТОс рәисе Наталья Копыловага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен» медале тапшырылды.

 

фотолар: Розалия Мостафина һәм мэриянең матбугат хезмәте: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8884719.htm


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X