Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, исегезгә төшерәбез: телевизор күрсәтмәячәк

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 30 июльдән 2 августка кадәр Чаллы, Лениногорск, Чистай, шулай ук Кукмара районында теле- һәм радиотапшырулар эшләве вакытлыча туктатылып торачак.

Бу антенно-фидерлы җиһазларда ремонт эшләре үткәрү белән бәйле.  Чаллыда 9.15тән 17.00гә кадәр «Беренче канал», «Россия 1», «Матч ТВ», «ТНТ», «Татарстан – Яңа гасыр», «Звезда» каналлары күрсәтмәячәк. Шулай ук «Радио России», «Татарстан – Яңа гасыр», «Маяк», «Вести ФМ»ны тыңлап булмаячак.

Лениногорскта «Беренче канал», «Россия 1», «Петербург 5 канал», «Пятница», «ТНТ», «Татарстан – Яңа гасыр», «НТВ», «Матч ТВ» һәм «Радио России», «Татарстан – Яңа гасыр» эшләмәячәк.

Кукмара районы Плаксиха авылында 27 июль 8.30дан 17.00гә кадәр “Татарстан – Яңа гасыр”ны карап булмаячак.

https://tatar-today.ru/2018/07/31594/

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев