Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида төрле милләт вәкилләре Яңа елны каршылады (ФОТОЛАР)

Безнең районда татар, рус, мордва, чуаш, үзбәк, таджик, әрмән, азербайджан дус-тату яши. Нинди генә бәйрәм, очрашу , чыгышларны алма, аның асылында миләтара дуслык, тауганлык һәм татулык ята.

Яңа ел алдыннан төрле милләт диаспоралары Мәдәният сараена  җыелып,  бер-берсенә  күтәренке  кәеф бүләк иттеләр.

- Лениногорскида   һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрне саклап яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа да алар, туган җирләреннән читтә булсалар да, үзләрен кыерсытылган итеп хис итми. Халыклар дуслыгы йорты  да уңышлы эшләп килә.  Бүген аларның чыгышларын  күреп сокландык һәм  сөендек,  - диде чарада катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов  тагын бер кат милләтара бердәмлекне ассызыклап.

Халыклар дуслыгы йорты инициативы белән оештырылган “Дуслык күпере”  фестивале җылы һәм тыныч атмосферада үтте. Һәрбер милләт вәкилләре милли костюмнардан концерт номерлары тәкъдим итте,  залда утыручыларны милли ризыклары белән сыйлады. 

 

 

                                                                                                                                 Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев