Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы ачылу тантанасы узды (+ФОТОЛАР)

Лениногорск – күпмилләтле район. Бүген биредә яшәүче милләтләр бергә җыелып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирделәр.

 

 

Мәдәният сараеның фойесында төрле милләт вәкилләре үз милли колоритларын чагылдырган  күргәзмә тәкъдим иттеләр. Әнә “Ак калфак” оешмасы берсеннән-берсе матур калфакларын өстәлгә тезгән. Рушания апа Гаязова үзе ясаган шәмаилләрен тәкъдим итте.
Районыбызның Яңа Сережкино авылындагы мәктәптән кул эшләре алып килгәннәр. Биредә агачны чокып ясау буенча шөгыльләнәләр.

Әрмән, үзбәк, таджик диаспорасы вәкилләре  милли ризыклар куелган өстәл тәкъдим иттеләр.

Лениногорскилыларны Татарстан Халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты Константин Яковлев котлады. Ул Татарстан Халыклары Ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын җиткерде. Константин Яковлев әйтүенчә, республикада быел 150дән артык зур масштабтагы чаралар узачак.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бездә 25тән артык милләтнең дус-тату яшәвен билгеләп үтте.
-    Мәдәният сараенда фойедагы күргәзмәне шундый бай, матур итеп оештырганнар. Халкыбыз нинди милләттән булуына карамастан, үткәнен саклый белә. Шушы рухи хәзинәне яшь буынга тапшыруда  эш алып бара, - ди Рәгать Галиәгъзамович.

Лениногорскида 5 елдан артык Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Бүген анда тагын  бер милләт вәкиле өстәлде, керәшен халкын кабул иттеләр.

Мәдәният сарае сәхнәсендә зур концерт үтте. Төрле милләтләр төрле телләрдә җырлар яңгыратты, биюләр башкардылар.

Розалия Мостафина 

Автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев