Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида универсаль спорт һәм уен мәйданчыклары ачылды (фотолар)

Күптән түгел шәһәрдә универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Димәк, балалар һәм яшьләр өчен төзекләндерелгән мәйданчыклар артты, дигән сүз. Кил дә рәхәтләнеп шөгыльлән яисә уйна.


Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең шәһәр һәм районда 16 объект барлыкка килде. Хәзер кечесе дә, өлкәне дә рәхәтләнеп аларда уйный. Шушы көннәрдә әлеге программа ярдәме белән тагын икесе ачылды.

Шәһәрнең Кошевой урамы, 30нчы йорт территориясендә яшәүчеләр ишегалдыбызны танырлык та түгел, диләр. Биредә ишегалдына яңа асфальт салганнар, урам тренажерлары өчен яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзеп куйганнар.

Шушы йортта 36 ел яшәүче Наилә Хәнәфиева әйтүенчә, элек мәйданчык начар хәлдә иде.
-    Балаларның анда бик уйныйсылары да килмәде. Хәзер яңаны төзеп куйгач, балалар күбәйде. Төзелеш безнең күз алдында барды.  Минем 11 яшьлек оныгым безгә килә дә, тизрәк мәйданчыкка чыгып китә. Рәхәтләнеп уйный. Бу мәйданчыкка таучык та урнаштырсалар, тагын да әйбәт булыр иде, - дигән теләген дә әйтте ул.

Мәйданчыкта күбрәк тренажерлар куелган. Алар куркынычсыз, махсус урам өчен ясалган. Мәйданчыкны ачу тантанасына килгән район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков әйтүенчә, йорт ишегалды киләчәктә төзекләндерелүен дәвам итәчәк. Ул балаларны һәм йортларда яшәүчеләрне яңа мәйданчык белән котлады.

Кызыл тасманы кисүдә Сергей Тимаковтан тыш  Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы  Айрат Хәбиров, Лениногорск районының капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Денис Сарычев катнашты.
Ул көнне балалар караңгы төшкәнче чыр-чу килеп, яңа мәйданчыкта уйнадылар. 4нче сыйныфка баручы Яна монда әбиләренә кунакка килә икән.
-    Ишегалдында мәйданчык иске иде, качельләр дә кайберләре ватык булды. Хәзер бөтенесе үзгәрде, тренажерлар заманча, яңа, матур. Мин монда еш киләчәкмен. Дусларым да бар монда, - ди ул.
8 яшьлек Анастасия Демидова шулай ук яңа мәйданчык өчен шат булуын белдерә. “Безгә бик ошый. Көн саен дуслар белән озак итеп уйныйбыз”, - ди ул.

Балалар белән “Логос” үзәге һәм “Ровесник” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрде.
Шул көнне универсаль спорт мәйданчыгы Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы янында ачылды. Тантанадан соң яңа мәйданчыкта колледжны тәмамлаган элеккеге студентлар һәм бүгенге студентлар арасында баскетбол буенча беренче иптәшләрчә уен узды. Спортчылар медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев