Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида урман кырыйларындагы чүплекләрне ачыкладылар

Татар һәм рус зираты тирәсендә дә чүп-чарның “төрле сортлары” тау-тау өелеп ята.

“Лениногорск урманчылыгы” хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейд барышында урман кырыйларында чүплек ташлау урынына әйләнгән урыннарны күрдек. Кешеләрнең табигатькә карата рәхимсез булуының ачык мисалы инде бу, дип яза район газетасы сайты.

Без ул көнне шәһәр тирәсендәге урман тирәләрен карадык. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу турыда бик борчылып сөйләде.

–    Көз көне генә бу тирәне ялт иттереп җыештырган идек, берничә ай эчендә тагын чүп-чар җыелган. Бик кызганыч: күпчелек вакытыбыз урманнарны карап түгел, ә чүпләрне җыеп үтә. Урманны карап торучылар гына бу тәртипсезлекләргә киртә куя алмый, кешеләрнең үзеннән тора шул, – ди егерме елдан артык урман инспекторы булып эшләүче Альберт Гарипов.

Ерак китәсе түгел: тубдиспансер ягындагы урман ягына борылуга чүпнең ниндие генә юк: көнкүреш калдыклары, кәгазь, пластик һәм пыяла шешәләре, тәгәрмәч, шифер кисәкләре...

Татар һәм рус зираты тирәсендә дә чүп-чарның “төрле сортлары” тау-тау өелеп ята.

–    Һәрберебез үзе яшәгән, ял иткән урынны чиста тотарга бурычлы. Кешеләр, кызганыч, соңгы елларда әйләнә-тирәгә бик битараф карый. Экологиягә һәм тирә-юньгә зыян салучылар кимү ягында дип әйтә алмыйм. Урман – чүп оясы түгел, ә матур, күңелне ял иттерә торган урын булырга тиеш тә бит, – ди “Лениногорск урманчылыгы” җитәкчесе Александр Степанов.

Зилә Мөдәррисова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев