Заман сулышы

Лениногорскида "Уйнагыз, гармуннар!" конкурсы узды (ФОТОЛАР)

Бүген шәһәрдә "Уйнагыз, гармуннар!" муниципаль конкурсы узды. Ул ел саен Россия көнендә шулай күңелле итеп үткәрелә.

Конкурс-бәйге түбән сулык янындагы амфитеатр мәйданчыгында узды. Гармунчыларның уйнавын жюри бәяләде.

Гармунчылар ике категориягә бүленеп уйнады. 16 яшькә кадәргеләр азрак иде, күбрәк зурлар катнашты.

Авыллардан да гармунчыларыбыз килгән. Бәйгедән соң балалар концертын карап, тамашачы ял итеп кайтып китте.

Тулырак "Заман сулышы" газетының киләсе санында укый аласыз. 

Розалия Мостафина фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: