Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Яңа елга иң яхшы әзерләнүчеләр ачыкланды

Декабрь башында шәһәр һәм районда игълан ителгән "Яңа ел бизәкләре" конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге махсус комиссия конкурста катнашу теләген белдерүчеләрнең территорияләрен караганнан соң түбәндәге нәтиҗәләр чыгарган: Промышленность предприятиеләре арасында "Лениногорскнефть" идарәсе беренче урынга лаек дип табылган. Учреждениеләрдән "Информацион ресурслар үзәге" бинасы һәм территориясе беренче...

Декабрь башында шәһәр һәм районда игълан ителгән "Яңа ел бизәкләре" конкурсының җиңүчеләре билгеле булды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге махсус комиссия конкурста катнашу теләген белдерүчеләрнең территорияләрен караганнан соң түбәндәге нәтиҗәләр чыгарган:
Промышленность предприятиеләре арасында "Лениногорскнефть" идарәсе беренче урынга лаек дип табылган.
Учреждениеләрдән "Информацион ресурслар үзәге" бинасы һәм территориясе беренче урын алган.
"Җәмәгать туклану һәм халыкка хезмәт күрсәтү" номинациясендә беренче урынга "Шифа- 7" җәмгыяте лаек булган.
Авыл җирлекләре арасында беренче өчлектә - Куакбаш, Түбән Чыршылы һәм Зеленая Роща.
"Иң яхшы бизәлгән микрорайон, ишегалды, квартал" номинациясендә "Арго" җәмгыятенә караган ишегаллары иң матурлары дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X