Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа теннис-холл бинасы төзергә җыеналар

Шәһәрдә теннис-холл бинасы төзиячәкләр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов төзелеш эшләренә багышланган киңәшмә   үткәрде.


Белгәнегезчә, шәһәрдә 2013 елда “Татнефть” һәм “Охтин-Ойл” җәмгыятьләре ярдәмендә яңа, заманча теннис-холл бинасы ачылды. Анда теләп, яратып йөриләр. Россия күләмендәге ярышлар да уза. Теннис белән кызыксынучылар тагын да күбәю сәбәпле, район башлыгы, “Татнефть” җәмгыяте һәм безнең нефтьчеләр тагын өстәмә корпус төзергә карар кылдылар.


Киңәшмәдә инженерлык һәм коммуникацияләр  челтәрләрен сузу, грунтның яраклылыгы мәсьәләләре каралды. Рәгать Хөсәенов төзелеш эше белән шөгыльләнүчеләргә җир участокларын сайларга тәкъдим итте.

Төзелеш эшләренең төгәлләнү вакыты: 2019 елның IV кварталы.

 

Лениногорск мэриясе пресс-хезмәте

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1246020.htm


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев