Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Үз-үзеңне тикшер!"  акциясе узды

1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Үз-үзеңне тикшереп, исәнлегең хакында белеп тору беркайчан комачау итми. Бу очракта иң әһәмиятле саклану чараларның берсе булып - "Үз-үзеңне тикшер!"  акцияләре тора. Мондый чаралар ай саен уздырыла.  Күптән түгел шәһәребезнең  “Шифа ” сатып алу үзәгендә  СПИДка каршы көрәш уңаеннан  халык сәламәтлелеген  кайгыртучы  шундый акция узды. Теләге булган һәркем аноним рәвештә СПИДка каршы анализ тапшырып, берничә минуттан нәтиҗәсен дә белә алды.
  Акциянең төп максаты - бу чир турында халыкка белдерү, җәмгыятьтәге ВИЧ авырулы кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, СПИД авыруын булдырмау, профилактикалау юлларына төшендерү. Һәм дә чирләгән очракта, ул кешеләргә ярдәм итү, ди  оештыручылар.
Әлеге акция кысаларына халыкка белешмә материал, контрацепция чаралары да өләштеләр. Шуны да онытмыйк: һәркемнең үз-үзен дөрес тота белүе, тәртиплелеге СПИДтан саклануның иң ышынычлы чарасы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев