Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига 96 спортчы килеп, трамплиннан сикерделәр

Шимбә-якшәмбе көннәрендә шәһәрдәге трамплиннар комплексы территориясе яшь спортчыларның күнегүләре, ярышлары белән шау-гөр килеп торды.


Ул көннәрдә Лениногорскида трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык Татарстан беренчелеге узды. Беренчелек физик культура һәм спорт буенча атказанган хезмәткәр Александр Звягинцев истәлегенә үтте. Искә төшереп китик: ул “Олимпия резервы” чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш спорт мәктәбен 1987 елдан 2009 елга кадәр җитәкләгән.

Ярышларда Казаннан 20 катнашучы, Әлмәттән – 18, Уфадан – 16, Лениногорскидан 42 катнашучы булды. Спортчылар беренче көнне шәһәргә килде, бер-берсе белән танышты, ярышларга әзерләнде. Икенче һәм өченче көнне ярышлар узды. Безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясады. 2009 елгы малайлар арасында өченче урынны Рузаль Яппаров, Марсель Шәрәфиев алды. 2006-2008 елгы яшүсмерләр арасында беренче урында – Артем Васильев, икенчедә – Денис Вацков. 2003-2005 елгылар арасында Булат Галимов өченче урында. Икенче көнге ярышта исә Булат икенче урынны алды. Алексей Ефимов – беренчелектә.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларны ябу парадында трамплиннан сикерү буенча Татарстан Федерациясе оешмасы рәисе Энәс Вәлиев катнашты, җиңүчеләрне тәбрикләде.    

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев