Заман сулышы

Лениногорскилы Анфиса Архиповна Синицынаның 90 яшьлек юбилее

Лениногорскида гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Анфиса Архиповна Синицынага 90 яшь тулды.

Өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда  күптән матур бер традициягә әйләнде. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык – сөенечне күрсәгез: күзләренә яшь бөртекләре куна, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлый, балаларча чын күңелдән сөенә алар.Яшен яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул. 
Тугызынчы дистәсен ваклаучы Анфиса Архиповнаның котлауларга күңеле булды. Тумышы белән Куйбышев өлкәсе Александровка авылыннан ул. Гаиләләрендә җиденче бала булып дөньяга килә. Лениногорскида 1953 елдан бирле яши, хезмәт юлы “Благоустройство” оешмасында уза аның. Юбиляр тегәргә, чигәргә дә, бәйләргә дә бик оста. Әле хәзер дә өй түрен үзенең тукыган келәмнәре, чигешле урын җәймәләре, ашъяулыклары бизи.
Яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар.
 Анфиса Архиповна юбилее уңаеннан  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрациядән бүләк алды. 

Зилә Мөдәррисова фотолары
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 апрель 2018 - 13:06
    Лениногорск яңалыклары
  • 26 март 2018 - 12:39
    новости
Ночной режим