Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Анна Сыскина 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президентыннан котлау алды

Май аеның кояшлы иртәсендә шәһәрдәшебез Анна Савельевна Сыскина үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Тумышы белән Чирмешән якларыннан булган Анна Сыскина Лениногорскига 1956 елда килеп урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы комуналь-торак хуҗалыгында җыештыручы булып эшли.
-    Чисталыкны бик яраттым, эшемне һәрвакыт намус белән җиренә җиткереп башкардым. Шуңа да үземне гомер буе  хөрмәт иттеләр, - дип искә алды ветеран. Тормыш иптәшен бик иртә югалту кайгысын кичергән Анна Савельевна үзендә яшәү көче таба,   бердәнбер кызы Людмиланы үстерә, олы тормыш юлына озата. Бүген  ул  кызы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы  янәшәсендә кадерле әни һәм әби.
-    Дөньяда сугыш-югалтулар беркайчан да кабатланмасын, күкләребез һәрчак аяз, кояшлы булсын, - дип тели юбиляр.


Тыл хезмәтчәнен гомер бәйрәме белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче ТОС рәисе урынбасары тәбрикләде. Ветеранга Росиия Президентының Котлау хатын һәм җирле администрация исеменнән бүләк тапшырды.


Текст һәм фотолар авторы: Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев