Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Диана "Автоледи" бәйгесенең зональ этабы җиңүчесе

Әлмәттә "Автоледи - 2021" конкурсының зональ этабы узды.

Анда 10 машина йөртүче хатын-кыз катнашты. Бәйгегә Татарстанның 9 районыннан катнашучылар килгән иде, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары"

Катнашучылар теория буенча белемнәрен сынаганнар, аннары  ДОСААФ автомәктәбе полигонында  фигуралы йөртү буенча биремнәрне үтәгәннәр.

Зональ этапта Лениногорскидан Диана Закирҗанова җиңүче була. Икенче урынны Әлмәттән Людмила Кулагина ала. Өченче урында  Эльвира Ибраһимова.

«Автоледи-2021» республика конкурсының финалы Казанда август аенда узачак.

 

 http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/48750

Фото: Әлмәт «Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев