Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы ханым чыршылар өчен борчыла

Шушы көннәрдә редакциягә шәһәрдә яшәүче Людмила Кузнецова килеп килде. Үзе яши торган Вахитов урамы, 6 нчы йорт  йорт каршындагы түрбакчада үскән чәчәкләре өчен борчылып килде. 

 Людмила Кузнецова әлеге йортта 1976  елдан бирле яши. Аңа монда һәрбер нәрсә якын һәм таныш.
-    Ел саен ташлар белән әйләндереп алынган полисадникка чәчәкләр утыртам, утыйм, су сибәм. Әле аларның ташларын төрле төсләргә буяган идем дә, тик юылып кына беткән.  Әнә ирис, лилия, календула, канәфер...- дип тезеп китте. 
   Көз-кыш айларында әлеге урынның  полисадник дип әйтерлеге дә калмаган, ташлары төрле якка таралып ята, тәгәрмәч эзләре дә күренде. Бу тирәгә машина куеп та җәфалыйлар икән. Бер тапкыр урамнан кар чистартучы трактор да нәкъ шул урынга бөтен карны өеп киткән. 
-    Хәзер машинасы да күп бит, кайберәүләрдә  берничә. Теләсә ничек калдырып китәләр, чәчәкләрне  таптыйлар. Шушы урынны уратып алсалар, бик яхшы булыр, бу дәрәҗәдә мыскыл итмәсләр иде, -ди ул. 
  Аннан кулымнан тотып диярлек, үзләреннән ерак булмаган Вахитов һәм Ленинградская урамы буйлап үсеп утыручы яшь чыршылар янына алып китте. Аларны 2015 елда утырткан булганнар.  Шактый үскәннәр, тик унбиштән унберәү генә  калган. Алар өстенә дә кар өеп киткәннәр,чүп-чары да җитәрлек. 
-    Карагыз инде, ничек кар астында җәфаланып утыралар, мескенкәйләрем.  Өстәвенә, өсләренә бөтен чүп-чарны аударганнар, коймасы да каерылган.  Дөрес, коймаларын төзәтәбез, дип алып киттеләр, тик әле китергән кеше юк,  - дип моң - зарын түкте Людмила Александровна.
Булган матурлыкны сакламыйлар, кеше хезмәтенең кадерен белмиләр, ди ул.  Былтыр бу тирәгә күп итеп кашкарыйлар утырткан идем, урлап бетерделәр. Быел мөгаен, ак чәчәкләр генә утыртырмын. Әнә сирень, ясмин куаклары  ничек үсеп килә, - дип сөйләде.
Шундый уңган-булган, ишегалды өчен җан атучы шәһәрдәшләребез күбрәк булсамы? Безгә  дә сакчыл караш һәм  бер-беребезгә карата хөрмәт хисләре булдырырга вакыттыр инде. 

Әлеге  мәсьәләгә  ачыклык кертү максатыннан шул тирәдәге йортларга хезмәт күрсәтүче  “Наш дом”   җәмгыятенә дә  шалтыраттым. 
   Аның директоры Татьяна Вердян аңлатуынча, Людмила Кузнецова күрсәткән түрбакчаны уратып алуы берикадәр кыенлык тудыра икән. Беренчедән, нәкъ  шушы урында биредә яшәүчеләр өчен  машина парковкасы билгеләнгән. Аны уратып алган очракта, машиналар куйганда да, кышын кар чистартканда  да уңайсызлыклар  тудырачак, ди ул. 
-Чыршылар үсеп утырган территория дә безнеке. Ауган койманы  төзекләндереп, якын арада урынына урнаштырачакбыз. Шимбә өмәсендә ул тирәне тәртипкә салырга, җыештырырга  керештек. Алда эшлисе эшләребез күп әле,  - диде Татьяна Анатольевна.  

Зилә Мөдәррисова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев