Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче Минзифа әби Путиннан котлау алды

Юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне Минзифа Дәүләтхуҗа кызы Гыйльмановага Россия Президенты Владимир Путинның һәм шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.

90 яшен тутыручы Хәдичә әби тумышы белән Зәй-Каратай  авылыннан.  Ямьле май аенда,  гаиләдә беренче бала булып туа. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь  була. Дүрт сыйныф тәмамлаган яшүсмер кыз кырда эшли, икмәк суга, урман кисәргә дә булыша. Пенсиягә кадәр РСУ идарәсендә төрле эшләрдә   эшләгән ул. Лениногорскида 1965  елдан бирле гомер кичерә. 
Минзифа  әбине гомер бәйрәме белән котларга “Исток-Башлангыч” социаль ярдәм күрсәтү оешмасыннан да күпләп килгәннәр. Юбилярның туган көненә  еракта яшәүче туганы да кайткан иде. Алар Минзифа әбигә  иң мөһиме сәламәтлек һәм тыныч теләделәр. 

 

 

 

 

 


Текст һәм  фотолар авторы : Зилә Мөдәррисова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев