Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыга йорты каршында үсүче агачлар комачаулаган

Лениногорскилы муниципаль районның “ВКонтакте” социаль челтәренә хәбәр юллаган. Ул анда йорты каршында зур булып үскән агачларга зарланган.


“Ярдәм итегез, зинһар. Ике тапкыр “Жилищник” җәмгыятенә ике тапкыр мөрәҗәгать иткән идем, кисегез әле дип, тик килеп эшләүче юк. Хезмәт ветеранының йорты каршында зур булып агачлар үсә, яктылыкны каплый. Әби шунлыктан көндез дә өендә ут кабыза”, дип язган автор.
Лениногорск Башкарма комитеты бу хәбәрне игътибарсыз калдырмады. “Жилищник” җәмгыяте белән берлектә зур агач киселде.
Төзекләндерү буенча сораулар булса, Башкарма комитетка мөрәҗәгать итә аласыз. 8(85595) 5-06-12 (приемная).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев