Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Әлмәттә ниләр майтарган, укыгыз

Бу хәл Әлмәттә була. Гыйнвар ае азагында таксист төнге клубтан чыккан бер төркем яшьләр компаниясен илтә. Машинаны барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата һәм административ хокук бозуы турында беркетмә төзи. Бу вакытта яшьләр машинада утырып тора. Алар беркетмә төзүнең күп вакыт алачагын уйлап машинадан төшәләр һәм җәяү китәләр. Автомобиленә кире борылып килгәч,...

Бу хәл Әлмәттә була. Гыйнвар ае азагында таксист төнге клубтан чыккан бер төркем яшьләр компаниясен илтә.
Машинаны барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата һәм административ хокук бозуы турында беркетмә төзи. Бу вакытта яшьләр машинада утырып тора. Алар беркетмә төзүнең күп вакыт алачагын уйлап машинадан төшәләр һәм җәяү китәләр. Автомобиленә кире борылып килгәч, таксист кәрәзле телефонының һәм бардачоктан 6500 сум акчасы югалуын күрә. Зыян суммасы барлыгы 13 мең сум тәшкил итә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү барышында шикле дип табылган пассажир табыла. Ул беркайда да эшләмәүче 23 яшьлек Лениногорск егете булып чыга. Таксистка акчасы һәм телефоны кире кайтарыла.
Чыганак:http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined