Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы мошенникка 85 мең сум акча күчергән

Кырык сигез яшьлек бер ир алдарга 85 мең сум акчасын күчергән. Иргә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган берәү картасының заблокировать ителүе һәм акчасын банкомат аша башка счетка күчерелергә тиешлеген хәбәр итә. Телефон аша счет номерын да әйтеп яздыралар. Ир кеше озак уйлап тормый, акчасын күчереп тә куя. Бераздан гына алданганын...

Кырык сигез яшьлек бер ир алдарга 85 мең сум акчасын күчергән.
Иргә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган берәү картасының заблокировать ителүе һәм акчасын банкомат аша башка счетка күчерелергә тиешлеген хәбәр итә. Телефон аша счет номерын да әйтеп яздыралар. Ир кеше озак уйлап тормый, акчасын күчереп тә куя. Бераздан гына алданганын аңлап, полициягә хәбәр итә.
Сак булыгыз:
-таныш түгел затлардан килгән теләсә-кайсы мәгълүматны тикшерегез;
-күршеләрегез, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез;
-аз гына шикләнсәгез дә полициягә шалтыратыгыз.
Алдар кулына эләксәгез, тиз арада 02, 2-72-20 буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник