Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Нурия белән Зөлфия апалар чаңгыны бик үз итә (фотолар)

Алтмыш сигез яше белән баручы Нурия Яндулова тәҗрибәле чаңгычы. Ә менә Зөлфия Музеева озак авырып ятканнан соң, үз-үзенә ышанычын югалтмаска тырышып спорт белән шөгыльләнә башлый. Аңа сәламәтлеген ныгытырга велосипедта, чаңгыда йөрү нык ярдәм итә. - Салкында чаңгыда шууның үз тәме, сулыш алуы да җиңел Ә урманга килгәндә, бөтенләй кайтып кергән...

Алтмыш сигез яше белән баручы Нурия Яндулова тәҗрибәле чаңгычы.

Ә менә Зөлфия Музеева озак авырып ятканнан соң, үз-үзенә ышанычын югалтмаска тырышып спорт белән шөгыльләнә башлый. Аңа сәламәтлеген ныгытырга велосипедта, чаңгыда йөрү нык ярдәм итә.

- Салкында чаңгыда шууның үз тәме, сулыш алуы да җиңел Ә урманга килгәндә, бөтенләй кайтып кергән юк: язын - яңа шыткан үлән, җәен - җиләк җыябыз, көзен -гөмбә эзлибез, ә кышын исә чаңгыда шуарга яратабыз, - диде алар беравыздан.

Чаңгыда йөрүләре кеше өчен бик файдалы. Беренчедән, кеше хәрәкәтләнә, икенчедән, кирәкмәгән уйлардан арынып тора. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. Вакытын кызганмыйча, рәхәтләнеп йөрергә киңәш итәбез, ди апалар.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев