Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Муса Җәлил премиясен тапшырдылар (Исемлек)

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр. Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган...

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр.
Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе буенча комитет кабул итә. Премиягә 30 яшькәчә булган аерым авторлар, яшьләр коллективлары, шулай ук яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар дәгъва кыла ала.
Быел премия "Идел" Яшьләр үзәгенә, КДМУ фармецевтик химия кафедрасы ассистенты Александр Буховецка, композитор Эльмир Низамовка, язучы-прозаик Рөстәм Галиуллинга, шагыйрә Луиза Янсуарга бирелә.
Лауреатларга значок, диплом һәм акчалата премия тапшыралар. Моңарчы 100 мең сум иде. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча бүләк күләме 200 сумга кадәр арттырылды.
http://matbugat.ru/news/?id=13052

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муса жэлил премиясе лауреатлары премия мусы дңалиля муса жэлил

2
X