Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, балагыз студентмы? Пенсияне күбрәк алыгыз

Балагыз студентмы? Пенсияне күбрәк алыгыз Пенсия яшендәге ата-аналарның көндезге бүлектә укучы студентлары булган очракта пенсиянең иминият өлешен күбрәк алу мөмкинлеге бар. Быелның 1 февраленнән өстәмә 1 мең 519 сум 64 тиен тәшкил итә. Арттырылган пенсия акчасы хокукына инвалидлык һәм картлык буенча пенсия алучылар ия. Моның өчен студентның яше 23тән артмаска...

Балагыз студентмы? Пенсияне күбрәк алыгыз

Пенсия яшендәге ата-аналарның көндезге бүлектә укучы студентлары булган очракта пенсиянең иминият өлешен күбрәк алу мөмкинлеге бар. Быелның 1 февраленнән өстәмә 1 мең 519 сум 64 тиен тәшкил итә.

Арттырылган пенсия акчасы хокукына инвалидлык һәм картлык буенча пенсия алучылар ия. Моның өчен студентның яше 23тән артмаска һәм көндезге бүлектә укырга тиеш. Әлбәттә, уку йортыннан белешмә кирәк. Анда белешмә бирелгән көн, теркәү номеры, почмагында штамп, уку йортының исеме, статусы, укуның вакыты (башлану һәм тәмамлану срогы), тулысынча фамилиясе, исеме һәм отчествосы, укырга алыну хакындагы боерыкның датасы, белем бирү йорты җитәкчесенең имзасы булырга тиеш.

Студент академик ялда булса да арттырылган пенсия алу хокукы саклана. Көндезге бүлектән башка уку төренә күчерелгәндә, яисә укуны ташлаган очракта, өстәмә түләү булмый. Тиешеннән артык түләү очрагы булмасын, аннан соң әлеге түләүләр пенсия суммасыннан тотылып калмасын өчен, үзгәрешләр булганда өч көн дәвамында бу хакта Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Пенсия фонды хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X