Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз:ялларда һава торышының начараюы көтелә

Метеорологлар мәгълүматы буенча, республикада һава торышы шартларының бозылуы көтелә. 15 һәм 16 апрель көннәрендә яңгыр, ә төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр төшәр, дип фаразлана. Температура төшү сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе матбугат хезмәте. Юл-транспорт...

Метеорологлар мәгълүматы буенча, республикада һава торышы шартларының бозылуы көтелә. 15 һәм 16 апрель көннәрендә яңгыр, ә төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр төшәр, дип фаразлана. Температура төшү сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәтләренә очрамас өчен кышкы тәгәрмәчләрне җәйгегә алмаштырган машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булу, дистанцияне һәм янәшә яклардагы интервалны саклау сорала.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртә һәм аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләр катлаулы метеорологик шартларда юлда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек сайларга тиеш. Куркыныч хәрәкәтләрдән, бигрәк тә каршы юлга чыгу белән бәйледән тыелырга киңәш ителә.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев