Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сез "Төсле диета" турында беләсезме?

Бу үзенчәлекле диетаны Республика медицина профилактикасы үзәге артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләгән хатын-кызлар өчен тәкъдим итә. Диетологлар көн саен туклану өчен махсус меню төзегәннәр. Дүшәмбе - ак көн Рационда ак төсәге яшелчәләр булырга тиеш. Әйтик, кәбестә, сөт ризыклары. Ак яшелчәләр витаминнарга һәм клетчаткага бай. Сөт ризыкларында кальций күп. Бу, үз...

Бу үзенчәлекле диетаны Республика медицина профилактикасы үзәге артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләгән хатын-кызлар өчен тәкъдим итә. Диетологлар көн саен туклану өчен махсус меню төзегәннәр.

Дүшәмбе - ак көн

Рационда ак төсәге яшелчәләр булырга тиеш. Әйтик, кәбестә, сөт ризыклары. Ак яшелчәләр витаминнарга һәм клетчаткага бай. Сөт ризыкларында кальций күп. Бу, үз чиратында, организмны чистартырга, эчәклекләрнең эшчәнлеген җайга салырга ярдәм итә.

Сишәмбе - кызыл көн

Бу көнне кызыл төсле продуктлар гына ашарга кирәк: помидор, кызыл борыч, мүк җиләге. Кызыл продуктларда С витамины, иммунитетны күтәрә торган, организм өчен файдалы -селен һәм иң кирәкле антиоксидентларның берсе- ликопин бар. Кызыл продуктлардагы кирәкле матдәләр яман шешне кисәтергә дә булыша.

Чәршәмбе - яшел көн

Салат, диңгез кәбестәсе, брокколи һәм башка яшел яшелчәләр ялкынсынудан саклау үзлегенә ия. Диңгез кәбестәсендәге йод эндокрин системасы авыруларыннан, калкансыман бизләрдән саклый.

Пәнҗешәмбе - әфлисун төсендәге көн

Кабак, кишер, әфлисун төсендәге борыч, абрикос, гөлҗимеш, әфлисун, сырганак сәламәтлекне ныгыта торган элементлар - каротоноидларга бай.

Җомга -шәмәхә көн

Бу көнне ашарга кирәкле продуктлар - кара карлыган, кара җиләк (черника), зелпе (жимолость), кызыл кәбестә. Әлеге продуктлар онкология авруыннан да саклыйлар.

Шимбә - сары көн

Рационда сары төс кергән ризыклар өстенлек итә: сары борыч, кукуруз, йомырка сарысы, банан, ананас. Санап киткән соңгы ике җиләк-җимештә кәефне күтәрә торган матдәләр дә бар икән.

Һәркемнең организмы үзенчәлекле, шуңа табиб белән киңәшсәгез, зыян итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X