Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сыек колготкиның нәрсә икәнен беләсезме?

Социаль челтәрләрдә сыек колготки (жидкие колготки) сатыла дигән реклама күргән идем. Нәрсә ул һәм аны ничек кулланалар? Алия ШӘРИПОВА. Сыек колготки спрей, лосьон яки крем рәвешендә була. Аны аякка тигез, юка катлам итеп сылыйсың һәм ул колготки кигән кебек күренә. Су тисә дә бернинди зыян булмый. Ул күпмедер дәрәҗәдә аяктагы...

Социаль челтәрләрдә сыек колготки (жидкие колготки) сатыла дигән реклама күргән идем. Нәрсә ул һәм аны ничек кулланалар?

Алия ШӘРИПОВА.

Сыек колготки спрей, лосьон яки крем рәвешендә була. Аны аякка тигез, юка катлам итеп сылыйсың һәм ул колготки кигән кебек күренә. Су тисә дә бернинди зыян булмый. Ул күпмедер дәрәҗәдә аяктагы кимчелекләрне дә яшерә. Кап­рон колготки кебек үк, аның да төрле тондагысы була.


Өстенлекләре

Яхшы косметик эффектка ия.

Пычранмый һәм ертылмый.

Тиз юып төшерелә.

Тирегә зыяны юк.

Бассейн һәм яңгыр аны бозмый.

Дөрес итеп сөртсәң, киемне буямый.

Сыйфатлы булганнарының исе юк.

Эсседә дә аның белән үзеңне ­уңайлы хис итәсең.

Кимчелекләре

Сыйфатсыз булганы киемне (биг­рәк тә ак төстәгене) эчке яктан буярга мөмкин.

Аяктагы бөтен ким­челекләрне дә каплап бетерми.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X