Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, өйдә уңай энергетика булсын өчен нишләргә икәнен беләсезме?

Фэн-шуй буенча истә тотарга кирәкле 5 КАГЫЙДӘ 1нче кагыйдә. Фатирыгызны кирәксез иске-москылардан арындырыгыз. Ватык һәм бер булмаса бер кирәге чыгар дигән әйберләрегездән арыныгыз. Шулай эшләгәндә, йортыгызда уңай энергетика урнашыр. 2нче кагыйдә. Ишек төбен якты һәм пөхтә тоту киңәш ителә. Сезон буенча киелә торган киемнәрне һәм аяк киемнәрен генә калдырып, кирәксезләрен...

Фэн-шуй буенча истә тотарга кирәкле 5 КАГЫЙДӘ

1нче кагыйдә. Фатирыгызны кирәксез иске-москылардан арындырыгыз. Ватык һәм бер булмаса бер кирәге чыгар дигән әйберләрегездән арыныгыз. Шулай эшләгәндә, йортыгызда уңай энергетика урнашыр.

2нче кагыйдә. Ишек төбен якты һәм пөхтә тоту киңәш ителә. Сезон буенча киелә торган киемнәрне һәм аяк киемнәрен генә калдырып, кирәксезләрен алып куегыз.

3нче кагыйдә. Сез йоклый торган карават яки диванның баш очы стенага тиеп тору мөһим - анда бушлык булырга тиеш түгел. Бу кыен хәлләрдә үзегездә терәк тоя белү һәм югалып калмау өчен кирәк.

4нче кагыйдә. Бүлмәдәге ишек тәрәзә белән капма-каршы булса, аннан энергия читкә китә дигән сүз. Андый бүлмәләрдә яшәү кыен, шунлыктан андагы энергияне саклап калу өчен, тәрәзә төбенә фикус шикелле эре яфраклы зур гөлләр кую киңәш ителә.

5нче кагыйдә. Фатирдагы иң зур бүлмәдә иң өлкән яки гаиләне туендыручы булган кеше яшәргә тиеш. Бу гаиләдәгеләр арасындагы энергия балансын көйләү өчен ярдәм итә.

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/fen-shuy-buencha-ist-totarga-kirkle-5-kagyyd

/Фото: topdom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев