Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга файдалы киңәш: машинаны кардан чистартабыз

Һәр хуҗаның машинасын кар-боздан арындыру өчен кулланыла торган кыргычлы щеткасы бар. Әмма бу җайланманы белеп файдаланырга кирәк. Кыргыч тәрәзәне чистарту өчен генә. Пыяла катылыгы боз һәм пластмасс кыргычтан ныграк булганга, тәрәзәгә зыян килми. Әмма кыргычны алга таба гына хәрәкәтләндерергә кирәк, кирегә кырсаң, ул үзендә калган боз кыйпылчыклары, ком белән тәрәзә...

Һәр хуҗаның машинасын кар-боздан арындыру өчен кулланыла торган кыргычлы щеткасы бар. Әмма бу җайланманы белеп файдаланырга кирәк.
Кыргыч тәрәзәне чистарту өчен генә. Пыяла катылыгы боз һәм пластмасс кыргычтан ныграк булганга, тәрәзәгә зыян килми. Әмма кыргычны алга таба гына хәрәкәтләндерергә кирәк, кирегә кырсаң, ул үзендә калган боз кыйпылчыклары, ком белән тәрәзә өслеген зарарлый. Бозны кыру өчен кул астындагы әйберләр, мәсәлән, CD-диск кабы куллану да киңәш ителми, чөнки ул пыялага зыян китерә, эз калдыра.
Юлга чыгар алдыннан кайберәүләр автомобиль түбәсендәге карны чистартырга иренә. Әмма болай эшләү авария куркынычын арттыра. Салон җылыну аркасында түбәдәге кар эреп, хәрәкәт иткәндә алдагы тәрәзәгә төшәргә һәм йөртүчегә юлны капларга мөмкин. Алдагы машинадан кар сибелеп бару арттагы йөртүчегә дә ошамас.
Кузовка боз катса, кыргыч белән чистарту катгый тыела, чөнки бу аның буявы кырылуга китерәчәк. Боздан машинаны җылы гаражга кертеп яки махсус химик чаралар ярдәмендә генә котылу киңәш ителә.
Автомобильне юмыйча йөрү дә зыян сала: юлга сибелә торган химик реагентлар кузовка ябышып, аны "ашый" башлый. Әмма кышын машина югач, йозак, тәрәзә катып калырга мөмкин. Автоюгычта аны яхшылап киптерергә тиешләр. Юганнан соң ярты сәгать узгач, ишек-тәрәзәләрне ачып карагыз.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев