Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга Рәмзия Габделхаковадан өр- яңа шигырь

Кертмиләр дә, кумыйлар да - Бусагада басып торам. Мин адаштым төнге юлда, Эчтә - буран, тышта - буран... Тәрәзләрдә - калын пәрдә, Кемнәр хуҗа бу сарайга? Нәрсә өметләнеп торам Мин тузанлы бусагада?! Сазлыклар да кайчагында Ак чәчәккә күмелә бит. Ерактан чүп өемнәре Биек булып күренә бит... Юллар иркен, офыклар киң,...

Кертмиләр дә, кумыйлар да -
Бусагада басып торам.
Мин адаштым төнге юлда,
Эчтә - буран, тышта - буран...
Тәрәзләрдә - калын пәрдә,
Кемнәр хуҗа бу сарайга?
Нәрсә өметләнеп торам
Мин тузанлы бусагада?!
Сазлыклар да кайчагында
Ак чәчәккә күмелә бит.
Ерактан чүп өемнәре
Биек булып күренә бит...
Юллар иркен, офыклар киң,
Дөнья мине тибәрмәгән.
Ни югалтам, әгәр китсәм?
Бар байлыгым үзем белән!

Рәмзия Габделхакова. 2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев