Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга йокының файдасы турында

6 сәгатьтән ким, 9 сәгатьтән артык йоклаганнарда йөрәк-кан тамыры системасы авырулары, депрессия баш калкытырга мөмкин. Озак яшәүче кешеләрнең күбесе, кирәгенчә һәм яхшы йоклау гомерне озайта, дип саный. Йоклаганда иммунитет ныгый, шуңа да грипп сезонында иң беренче чиратта йокыны туйдырырга кирәк, диләр. Мәсәлән, атна буе 6 шар сәгать кенә йокласаң, 700...

6 сәгатьтән ким, 9 сәгатьтән артык йоклаганнарда йөрәк-кан тамыры системасы авырулары, депрессия баш калкытырга мөмкин. Озак яшәүче кешеләрнең күбесе, кирәгенчә һәм яхшы йоклау гомерне озайта, дип саный.

Йоклаганда иммунитет ныгый, шуңа да грипп сезонында иң беренче чиратта йокыны туйдырырга кирәк, диләр. Мәсәлән, атна буе 6 шар сәгать кенә йокласаң, 700 генның (күбесе иммунитет өчен җавап бирә) эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелә.

Юл һәлакәтләренең 20 %ы йокымсыраган йөртүченең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга.

Йоклаганда баш мие туктаусыз эшли: көн дәвамында җыелган мәгълүматны "хәтер капчыгы"на туплый. Шуңа да йокысы туйган кеше яңа мәгълүматны яхшы кабул итә.

Йокы - кәеф чыганагы. Төнне йокысыз уздыручы көндез кәефе кырылуын сизә, тиз кызып китүчән була. Йокы килгәндә, аны эш тә, ашау да, спорт та кызыксындырмый.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев