Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, бүген гаҗәеп хәлләр көтелә!

1 июль элек бик үзенчәлекле көн булып саналган. Бу көнне җәйне иң югары ноктасы – “түбәсе” дип атаганнар. Гадәттә, бу көнне эссе булган.

1 июльдә дару үләннәре җыярга кирәк. Бүген хуш исле үләннәр җыеп, төнәтеп эчсәң, сәламәтлек яхшыра, чирләр китә икән.
Борынгыларга ышансак, бүген гаҗәеп хәлләр булырга мөмкин. Имеш, нәкъ бүген “параллель дөнья”да яшәүчеләр үзләренең барлыгын безгә сиздерә ала икән.
Бүген кич чагу, төрле төсле салават күпере калыкса, көннәр җылы булачак.
Бүген чык күп булса, тары уңачак.
Юл тузаны кечкенә өермәләр булып күтәрелә икән, яшен булачак.
Бүгенге чык белән юынырга кирәк, ул матурлыкны кайтара, күз күрүен яхшырта икән.
Бүген күргән төшләр чынга аша торган. Ләкин аны башкаларга сөйләмәскә кирәк. Аеруча бүген туган кешеләр өчен әһәмиятле төшләр керә.
1 июльдә туганнар - традицияләрне яхшы саклаучылар. Талисман итеп аларга ахак ташын йөртергә кирәк.

чыганак:http://kiziltan.rbsmi.ru

фото:пиксабай
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев