Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызлар фаразы

16-22 апрель көннәренә йолдызлар ниләр фараз итә? Танышыгыз.

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга эштә проблемалардан читтә калып, тыныч кына утырырга туры килмиячәк. Җитәкчегез сездән артык күпне таләп итә. Көтелмәгән акча чыгымыннан саклану өчен сәүдә нокталарына баруны кичектереп торыгыз. Якыннарыгыз һәм туганнырыгызның хәлен белергә, ешрак күрешергә тырышыгыз. 
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бер эшкә дә кулы бармый, кәефе юк. Арыганлык һәм бар нәрсәдән дә канәгать булмау хисе язгы авитаминоз белән бәйле. Моннан котылу юлы – каен һәм имән себеркесе белән мунчада парлану, спорт, йога белән шөгыльләнү, витаминнар эчү һәм дөрес туклану. Начар уйларны куу өчен бәлки кул эше тотып карау отышлырактыр. 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен шактый көч түгәргә туры килер. Партнерлар һәм көндәшләр белән аралашканда сабыр булыгыз һәм килеп туган эш мәсьәләләрен бары гадел юл белән генә хәл итәргә тырышыгыз. Ашыгыч карарлар кабул итүдән тыелып торырга туры килер. Гаиләдә бар да гармониядә, борчылыр урын юк. 
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга сабыр булырга киңәш итә йолдызлар. Гәрчә якыннарыгыз һәм туганнарыгыз сездән күпне таләп итә кебек тоелса да. Юк-барга кәефегезне төшереп, нервыланып йөрү кирәкмәс. Нерв киеренкелеген бетерүдә йога, медитация, кытай медицинасы ярдәмгә килер. Мөһим карарлар кабул итәргә тырышмагыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бу атнада бары мәхәббәт һәм акча гына кызыксындырыр. Ләкин тормышта алардан да мөһимрәк әйберләр барын истән чыгармагыз. Югыйсә соңрак үкенергә туры килмәгәе. Акчаны да чамалап тоту яхшырак булыр. Критиканы йөрәккә якын алмаска тырышыгыз. 
КЫЗ (23.08-22.09)ларга бераз ялкауланып алу комачау итмәс. Сез яңа идеяләргә бай. Аларны тормышка ашыруда дуслар ярдәменә таяна аласыз. Сөйгәнегезгә карата игътибарлы булыгыз. Югыйсә үпкә-талашлардан котыла алмассыз. Бу атнада бурычка акча алмаска киңәш итә йолдызлар. Акчаны чамалап тотарга тырышыгыз. 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә кемгәдер нәрсәдер исбатлау кирәк түгел. Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез. Эштә дә бар нәрсәне үз өстегезгә йөкләтмәгез, берникадәр хәйлә белән «юк» дип әйтергә өйрәнегез. Мәхәббәт өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр булырга тора. Бу атна шопинг, имиджны үзгәртү, йөгерә башлау, яңа прическа ясау өчен яхшы. 
ЧАЯН (24.10-22.11)нар өчен һәрьяклап та уңышлы атна. Бары арыганлык, энергия һәм көч бетү хисе генә кәефегезне төшерергә мөмкин. Иммунитетыгыз да какшап тора, витаминнар эчәргә киңәш ителә. Физик эшләрдән тыелып торыгыз, ял итеп алыгыз, аксымга бай ризыклар ашарга тырышыгыз. Кәефне күтәрү өчен күңел ачу чараларына бару кулай булыр. 
УКЧЫ (23.11-21.12)лар өчен киеренке атна. Шуңа күрә зур эшләр планлаштырмагыз, парнерлар белән килешүләрне кичектереп торыгыз. Беркем белән дә конфликтка кермәгез. Өйдәгеләрегезгә карата ачык һәм ягымлы булыгыз. Тормыштан канәгать булырга өйрәнегез. Сәламәтлекне карар вакыт, табибка күренү дә зыян итмәс.  
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бары үзләренә генә таянырга киңәш ителә. Хәйләләп яту килешми. Үз эшегезне кеше өстенә сылтамагыз. Яз җитте, матурая башларга вакыт. Иртән йөгерә башлау буй-сынны тәртипкә китерергә, ябыгырга ярдәм итсә, дөрес туклану һәм рационга яшелчә, җиләк-җимеш кертү сәламәтлекне ныгытыр. 
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга көнчел кешеләр белән бәйләнешмәскә киңәш ителә. Үз фикерегезне беркемгә дә көчләп тагарга омтылмагыз, барысы да сезнең кебек уйлый дигән сүз түгел. Һәр кешенең ялгышырга хокукы бар. Балаларыгызны күңел ачу чараларына, зоопаркка, экскурсиягә, концертка алып барыгыз. Ялларда кунаклар килүе мөмкин.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар төп игътибарны сөйгәннәренә юнәлтер. Бергәләп һава сулау, сәяхәткә чыгу яисә икәүдән икәү калып сөйләшеп утыру араларны тагын да ныгытыр, мәхәббәтегезгә ялкын өстәр. Ялгызларны яңадан яңа танышулар, мавыктыргыч романтик очрашулар көтә. Бәхетегезне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз.

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев