Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар көмеш туйларын билгеләп үттеләр

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Сергей Сучков белән Ольга гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.


Менә 25 ел буе Сергей белән Ольга кулга-кул тотынышып гомер юлыннан бара. Аларның тормышларында барысы да булгандыр, әмма алар көчле һәм шат күңелле кешеләр булып калган.

Кунаклар алдында юбилярлар Лениногорск шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына имзаларын куйдылар.

ЗАГС бүлеге белгечләре аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, елмаюлар һәм якты мизгелләр теләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова исеменнән юбилярларга Юбилей таныклыгы тапшырылды.

 

Фото: ЗАГС бүлеге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев