Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз: алдап газ приборлары сатып йөрүчеләр бар

Газ җиһазларын тикшерергә килдем, дип аңлатып, “Стоп-газ” приборы сатып алырга тәкъдим итүчеләр турында мөрәҗәгатьләр бар, дип кисәтә республика буенча Роспотребнадзор идарәсе. 

Алар бу приборны куймаган очракта, газны өзәчәкләр һәм штраф түләргә кирәк булачак, дип аңлаталар, ди. Закон буенча, бу приборны сатып алу һәм кую мәҗбүри түгел. Әлеге прибор яңа төзелгән йортларда һәм яңа газ җиһазларына гына куела. Һәм моның белән бары тик белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш. 
Тагын бер төрле алдаучылар янгын турында хәбәр иткечләр тәкъдим итеп йөри. Алданмагыз, әле приборны куйдырырга теләсәгез, ул кибетләрдә бар һәм аның бәясе 140 сумнан 1 мең сумга кадәр. Ә алдарлар аны 2-3 тапкырга кыйммәткәрәк сата. Мондый кешеләр белән очрашканда сак булыгыз, берәр туганыгыз белән киңәшләшмичә сатып алмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев