Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз, юка боз!

Язгы чорда һава температурасының еш үзгәрүе су объектларында бозның ныклыгына йогынты ясый. Шуның белән су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.

Хөрмәтле шәһәр халкы!

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы бүлеге 7 см. калынлыкта бозга чыгуны тыю турында искә төшерә. Тиешле таләпләрне бозган очракта «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җәмәгать тәртибен саклау бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы КоАП 3.10 ст. 2 өлеше нигезендә беркетмә төзергә вәкаләтле. Бу хокук бозу кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә җәза китерә:

-гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр;

-вазыйфаи затларга-5000 сумнан 7000 сумга кадәр;

 - юридик затларга-50000 сумнан 70000 сумга кадәр.

Су объектларында булган хәлләр турында 112 кәрәзле элемтә абонентлары өчен 01,02, 5-59-00 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.

Игътибарлы һәм сак булыгыз! Юка боз куркыныч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев